♦ КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
«Башка кешеләрнең байлыгыннан көнләшергә кирәкми: алар аны без ирешә алмаган бәядән – тынычлыкны, сәламәтлекне, намусны, абруйны корбан итү бәрабәренә алганнар. Бу артык кыйммәт килеп чыга, чөнки алыш-биреш безгә бары тик зыян гына китергән булыр иде».
Жан де Лабрюйер (1645–1696), француз фәлсәфәчесе.
Коррупция (лат. corruptio – бозык, таркалу, бозылганлык) – ул җыелма төшенчә. Ул шәхси баю максатларында вазыйфасына бәйле булган билгеле бер вәкаләтләргә ия затның аннан турыдан-туры файдалануын аңлата.
«Коррупция» төшенчәсе беренче тапкыр Россия Федерациясендә «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон белән закон нигезендә беркетелгән.
Әлеге законның 1 статьясы нормасы нигезендә коррупция – хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерциячел сатып алу яисә физик затның үзенең вазыйфаи хәленнән акча, кыйммәтләр, башка милек яисә мөлкәти характердагы хезмәт күрсәтүләр рәвешендә табыш алу максатларында башкача файдалану, үзе өчен яисә өченче затлар өчен мөлкәти башка хокукларны алу яисә мондый хокукларны физик затлар тарафыннан әлеге затка законсыз бирү; шулай ук юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә әлеге гамәлләрне башкару.
БМОның коррупциягә каршы конвенциясендә дәүләт һәм иҗтимагый институтлар көрәшкә юнәлдерелгән коррупциячел җинаятьләр җентекләп тасвирлана. Ул 2003 елның 31 октябрендә Нью-Йоркта БМО Генераль Ассамблеясенең 58 нче сессиясенең 58 нче пленар утырышында 58/4 номерлы Резолюция белән кабул ителә. Мондый җинаятьләргә вазыйфаи затларны сатып алу, вазыйфаи зат тарафыннан мөлкәтне үзләштерү, табыш алу максатларында вәкаләтләрне кирәгеннән артык куллану, законсыз баю (гавами вазыйфаи зат активларының аның законлы кеременнән шактый артып китүе, бу хәлне аның гакыллы рәвештә нигезли алмавы), хосусый секторда мөлкәтне сатып алу һәм урлау, җинаятьчел эшчәнлектән алынган керемнәрне үзләштерү кертелгән.
Шунысын да аңлау мөһим: коррупция – җәмгыятькә, дәүләт хакимиятенә, барлык дәрәҗәдәге дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән хокукка каршы эшчәнлекнең махсус формасы; вазыйфаи зат белән сүз куешкан зат арасында килешү. Моннан алына торган матди һәм матди булмаган өстенлекләрнең законсыз булуы, алар тирәсендә барлыкка килә торган социаль мохитнең әхлаксызлыгы. Коррупция чагылышларының формалары төрлечә: ришвәтчелек, иҗтимагый ресурсларны һәм фондларны законсыз бүлү һәм яңадан бүлү, законсыз хосусыйлаштыру, сәяси структураларны (партияләрне) законсыз яклау һәм финанслау, ташламалы кредитлар, заказлар бирү, иҗтимагый ресурсларга – товарларга, хезмәт күрсәтүләргә, керем чыганакларына, өстенлекләргә ия булу өчен шәхси контактлардан файдалану, туганнарга, дусларга, танышларга төрле хезмәтләр күрсәтү һ. б.
Коррупциягә үзенә кагылмаган ресурсларны үз теләге белән бүлү хокукына ия булган теләсә кем дучар ителергә мөмкин (түрә, депутат, судья, хокук саклау органнары хезмәткәре, администратор, имтихан алучы, табиб һ. б.).
Коррупция бөтен дөньяда хөкем ителә, ул бик җитди, ә кайчак дәүләткә һәм җәмгыятькә зур зыян китерә, ахыр чиктә, дәүләт хезмәтендә булуы-булмавына бәйле рәвештә, һәркемгә зыян китерә торган күренеш.
Коррупция – ул, беренче чиратта, система. Әгәр сез ришвәт бирәсез яки аласыз икән, матди яки матди булмаган файда алу максатында үзегезнең яки кемнең дә булса вазыйфаи хәлен законсыз файдалануда катнашасыз икән – сез коррупция системасының бер өлешенә әвереләсез һәм хокукка каршы эшчәнлек өчен шәхси юридик җаваплы буласыз. Моннан тыш, сез нинди дә булса коррупция фактларына күз йомсагыз да, әхлакый җаваплылык тотасыз, чөнки бу хәл аның алга таба таралыш алуына китерә.
КЕМ СОҢ УЛ КОРРУПЦИОНЕР?
Хәзерге вакытта закон чыгаручы коррупциячел хокук бозу төрләренә төрле җинаятьләрне кертә, һәм алар арасында иң киң таралганы һәм иҗтимагый хәтәр булып торганы – ришвәтчелек санала.
Ришвәтчелек мисалында коррупциядә катнашучыларны карап, коррупция процессында һәрвакыт ике як катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Бер як – ришвәт алучы (сатылучы). Икенче як – ришвәтче (сатып алуны гамәлгә ашыручы). Шулай ук процесста өченче як та катнашырга мөмкин – арадашчы.
РИШВӘТ АЛУЧЫ (сатылучы) дип түбәндәгеләр танылырга мөмкин:
• вазыйфаи зат – хакимият вәкиле, оештыру-боеру яисә административ-хуҗалык функцияләрен башкаручы түрә;
• чит ил вазыйфаи заты һәм халыкара гавами оешманың вазыйфаи заты;
• эшчәнлегенең төп максаты табыш алу булган коммерциячел яисә башка оешмаларда, шулай ук дәүләт органы, җирле үзидарә органы, дәүләт яисә муниципаль учреждение, дәүләт корпорациясе булмаган коммерциясез оешмада идарә итү функцияләрен башкаручы зат.
Хакимият вәкиле – теләсә кайсы рангтагы дәүләт яки муниципаль түрә: өлкә яки шәһәр администрациясе, мэрия, министрлык яки ведомство, теләсә кайсы дәүләт учреждениесе, хокук саклау органы, хәрби часть яки хәрби комиссариат хезмәткәре, судья, прокурор, тикшерүче, закон чыгару органы депутаты һ.б. Хакимият вәкиленең функциясен үтәүчеләргә закон чыгару, башкарма яки суд хакимияте органнары функцияләрен гамәлгә ашыру буенча хокуклар һәм бурычларга ия булган затларны кертергә, шулай ук Россия Федерациясе Җинаять кодексының 318 ст. карата искәрмә эчтәлегеннән чыгып, законда билгеләнгән тәртиптә хезмәт бәйлелегендә булмаган затларга карата күрсәтмә бирү вәкаләтләре яисә гражданнар, оешмалар, учреждениеләр тарафыннан, милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, мәҗбүри рәвештә үтәлүе өчен мәҗбүри булган карарларны кабул итү хокукы бирелгән хокук саклау яки контроль органнарының башка затларын кертергә кирәк.
Оештыру-боеру яки административ-хуҗалык функцияләрен башкаручы зат, – мәсәлән, дәүләт һәм муниципаль органның, ЖЭК, РЭУ финанс һәм хуҗалык бүлекчәсе башлыгы, дәүләт экспертларының чакырылыш яисә имтихан комиссиясе әгъзасы, мәктәп директоры яки урынбасары, югары уку йорты ректоры һәм факультет деканы, хастаханә яки поликлиника баш табибы һ. б.
Оештыру-боеру функцияләренә затларның юридик әһәмияткә ия һәм билгеле бер юридик нәтиҗәләргә китерерлек карарлар кабул итү вәкаләтләре керә (мәсәлән, медицина хезмәткәре тарафыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе бирү, гражданинның инвалид булу фактын медик-социаль экспертиза учреждениесе хезмәткәре тарафыннан билгеләү, имтиханнар алу һәм бәяләү буенча дәүләт имтихан (аттестация) комиссиясе әгъзасы).
Административ-хуҗалык функцияләренә вазыйфаи затның оешмаларның, учреждениеләрнең, хәрби частьларның һәм бүлекчәләрнең мөлкәте һәм (яисә) бу оешмаларның балансында һәм (яисә) банк счетларында булган акчалары белән идарә һәм эш итү, шулай ук башка гамәлләрне башкару буенча вәкаләтләрен кертергә кирәк (мәсәлән, хезмәт хакы, премияләр исәпләү, матди кыйммәтләр хәрәкәтен контрольдә тоту турында карарлар кабул итү, аларны саклау, исәпкә алу һәм аларны тотуны контрольдә тоту тәртибен билгеләү).
Чит ил вазыйфаи заты дигәндә чит дәүләтнең закон чыгару, башкарма, административ яки суд органнарында нинди дә булса вазыйфа биләгән теләсә кайсы билгеләнүче яки сайланучы зат һәм чит ил дәүләте өчен, шул исәптән гавами ведомство яки гавами предприятие өчен нинди дә булса гавами функция үтәүче теләсә кайсы зат аңлашыла; гавами халыкара оешманың вазыйфаи заты дигәндә халыкара гражданлык хезмәткәре яисә мондый оешма тарафыннан аның исеменнән эш итәргә вәкаләтле теләсә кайсы зат аңлашыла.
Коммерция яисә башка оешмада идарә итү функцияләрен башкаручы затларга бер кеше башкара торган башкарма орган, директорлар советы яисә башка коллегиаль башкарма орган функцияләрен башкаручы затлар, шулай ук әлеге оешмаларда даими, вакытлыча яисә махсус вәкаләт буенча оештыру-боеру яисә административ-хуҗалык функцияләрен башкаручы затлар (мәсәлән, директор, генераль директор, идарә әгъзасы, җитештерү яки кулланучылар кооперативы рәисе, иҗтимагый берләшмә җитәкчесе, дини оешма) керә.
РИШВӘТ БИРҮЧЕ (сатып алуны гамәлгә ашыручы зат) – ул ришвәт алучыга (сатылучы затка) үз максатларында әлеге затның вәкаләтләреннән файдалану мөмкинлегенә алмаш итеп ниндидер файда китерә торган теләсә кайсы зат. Табыш акча, матди кыйммәтләр, хезмәтләр, ташламалар һәм башкалар булырга мөмкин. Шул ук вакытта ришвәт алучының боерык бирү, административ-хуҗалык яки идарә функцияләренә ия булуы мәҗбүри шарт булып тора.
АРАДАШЧЫ – яклар арасында сөйләшүләр алып бара торган, ягъни арадашчылык функцияләрен башкаручы бер якның ышанычлы заты. Арадашчы ришвәт алучы яки ришвәтче инициативасы буенча эш итә, алар исеменнән үзенә ышаныч белдергән затның техник йөкләмәсен үти. Аның роле ришвәт алучының яки ришвәт бирүченең барлыкка килгән җинаять кылу ниятен гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтүдән гыйбарәт.
РИШВӘТ АЛУДА ТУГАННАРНЫҢ КАТНАШУЫ. Вазыйфаи затның гамәлләре, әгәр акча, башка кыйммәтләр рәвешендәге мөлкәти файда, матди хезмәт күрсәтүләр аның ризалыгы белән вазыйфаи затның туганына һәм якын кешесенә күрсәтелсә, ришвәт алу файдасына үзенең хезмәт вәкаләтләрен файдаланса, шулай ук ришвәт алу буларак квалификацияләнә.
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:
1. Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә. «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүматның фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе. Мәскәү, 2015 ел.