ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Лаеш муниципаль районында урнашкан «Звёздный» балаларны савыктыру лагерена ахыргы тикшерү уздыра.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары 200 урынлы клуб, җәйге сәхнә, склад бүлмәләре, контроль-үткәрү пункты объектларын тикшерә.
Төзетүче – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
2020 елда биредә капиталь ремонт үткәрелгән, шуннан соң «Звёздный» лагере сәләтле һәм талантлы балаларны җәйге сезонда гына түгел, ел әйләнәсендә дә кабул итә алачак.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.