ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

атарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 861 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен 15,6 млн. сумга 404 карар чыгарылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елның 30 сентябренә Татарстанда 1 млн. 732,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган (үткән елның шушы чорына карата 103 %)

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 181,9 мең кв. метр булган 3 мең 154 фатирлы 79 йорт гамәлгә кертелгән.

Программаның 114 төзелүче объектыннан 90 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә –18 объект, 6 объектта эшләр күп әле.

Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 157 ветеран өчен 24 йорт төзелә.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 331 ятим балага торак урыннарын бирү өчен сату-алу дәүләт контрактларын төзүгә торглар уздыру буенча документлар  пакетын әзерләгән. 1 октябрьгә 20 торак урыны ДТФда теркәлгән; 51 торак урыны Татарстан Республикасы милкенә сатып алынган, шулардан 50 се махсуслаштырылган торак фонды наемы шартнамәсе буенча ятим балаларга бирелгән. 

5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бүгенгә рәсмиләштерелгән 42 сертификаттан 19 сертификат реализацияләнгән.

Моннан тыш, 2016 елда республикада 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителгән.

2016 елның 1 октябренә Татарстанда социаль-мәдәният объектлары төзү буенча 4 республика программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырылган. Болар: авыл клублары төзү программасы, Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм объектларын модернизацияләү программасы, участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт, муниципаль районнарда универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International