ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 24 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 21,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 106%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча 103,4 мең кв. метр мәйданда 1 мең 843 фатирлы 60 йорт гамәлгә кертелгән, диде Ирек Фәйзуллин.

Төзелүче объектлардан эше тәмамалнып килүче 89 объект, 32 объект уртача әзерлектә, 12 объектта эшләр күп әле.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 515 тикшерү уздырылган.  Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 7,8  млн. сумлык 202 карар чыгарылган.

Аренда торагы төзү буенча түбәндәге мәгълүматлар: 14 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Лаеш районы - 9, Теләче районы - 1,  Иннополис шәһәре - 4), 8 объектта газ системасын тапшыру-җайга салу эшләре дәвам итә (Әлки районы – 8).

Барлыгы 2016 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 14,4 мең кв. метр булган 22 торак йорт төзү каралган.

Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 187  ветеран өчен 44 йорт төзелә. 19 объектта эшләр тәмамланып килә, 19 объект уртача әзерлектә, 6 объектта эшләр күп әле.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 25 июньгә Татарстан Республикасы ДТФна милекчелек хокукын теркәү өчен Росреестрга 52 торак урыны буенча документлар  тапшырылган.

2016 елда 10 мунициципаль районда 16 гаиләгә торак беркетелгән. Болар:  Алексеевск районы – 3, Әлмәт районы – 2, Арча районы - 1, Кукмара районы – 1, Лениногорск районы – 1, Менделеевск районы – 2, Минзәлә районы - 1, Питрәч районы – 1, Чистай районы – 3 һәм Казан шәһәре – 1.

2015-2020 елларга «Торак» максатчан федераль программасы буенча   Татарстанда мәҗбүри күченүчеләр, «чернобыльчылар», хәрби хезмәттән киткән гражданнар һәм башка категорияләрне торак белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан Республикасында күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 34 йорт тапшырылган, 65 йорт калган. Шулардан 38 йорт төзелеп бетеп килә (70%тан артык), уртача әзерлектә – 24 йорт (30дан 70%ка кадәр), 3 йортта эшләр күп әле (0%тан 30%ка кадәр).

Аз катлы йортлар төзелеше өлешендә, индивидуаль торак төзелешен дә кертеп, республика буенча 9 мең йорттан 4 мең 585 объект эксплуатациягә тапшырылган.

Татарстанда 2016 елда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен 8 мунициципаль районда корылучы 18 административ-торак комплексы төзеләчәк.  

Ирек Фәйзуллин шулай ук гражданнар инвестицияләрен кулланып күп фатирлы йортлар төзү турында да сөйләде.

«2016 ел авыл клублары» программасы буенча 2016 елның 24 июненә эшләр 39 объектта алып барыла.  

Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары корыла. 2016 елның  24 июненә 188 объектның 41 муниципаль берәмлектәге 168 мәйданчыгында эшләр тәмамланган. 13 муниципаль берәмлектә 20 объектта эшләр дәвам итә.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International