Җиңү Көне...

2021 елның 30 апреле, җомга

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Дуслар, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы сезне якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрик итә!

Илебез фашизмны тар-мар итүгә ирешеп, Бөек Җиңү яулаган көннән соң җитмеш алты ел вакыт узып киткән. Бөек Ватан сугышында Җиңү – ул совет халкының бөек батырлыгы, аның рух көрлеге, сугышчан батырлыгы, нык һәм куәтле булуы турында таныклап тора. Без яу кырларында Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәш казанган каһарманнарны данлыйбыз. Батыр солдатлар белән беррәттән, алман оккупантларын тар-мар итүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре дә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңүгә ирештерде.

Үткәнебезне онытырга хакыбыз юк, чөнки тарихи тәҗрибә аксиомасы:  тарихын оныткан халыкның киләчәге юк, ди. Бүген илебез икътисады, төзелеш тармагы, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, илне үстерү өчен эшләвен дәвам иттерә, аның данын һәм байлыгын арттыра. Без ветераннарга, халыкка җиңү китергән һәр кешегә хөрмәт белдерәбез һәм ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Барлык россиялеләргә һәм чит илләрдәге ватандашларга ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе, язгы җылы көннәр һәм шәп кәеф, шатлык һәм бәхет, якты өметләр һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе

В.А. Кудряшов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International