26 нчы февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә куст семинар-киңәшмәсе булып узды, анда катнашучылар диалог режимында вентиляцияләнә торган асылмалы фасадны проектлау нормалары буенча аңлатмалар алды. Әлеге төзелеш конструкциясе төзүчеләр арасында популяр, чөнки Татарстан шәһәрләрендә күпкатлы йортлар керамогранит фасадларыннан төзелә.
Семинарда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары Линар Фатыйхов, ведомствоның тикшерү һәм сынаулар буенча территориаль органы җитәкчесе Роман Бәширов, Кама аръягы проект оешмалары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында проект документларын эшләгәндә проектчы оешмалар тарафыннан, вентиляцияләнә торган фасад конструкцияләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, техник регламентларның таләпләрен үтәү зарурлыгы турында доклад тыңланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2020 нче елда Татарстанда "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты кысаларында 2 млн. 979 мең квадрат метр күләмендә торак тапшыруны тәэмин итү бурычын куйды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе өчен билгеләнгән бурыч – шәһәр төзелеше өлкәсендә гамәлдәге законнар бозылуга, расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймаска, сыйфатлы материаллардан һәм конструкцияләрдән файдалануны тәэмин итәргә. Инспекция башлыгы Василий Кудряшов аппарат киңәшмәләрендә һәм төзүчеләр һәм техник заказчылар белән очрашулардагы чыгышларында күп тапкыр ассызыклап үткәнчә, төзелеш темплары төзелә торган торакның иминлегенә йогынты ясарга тиеш түгел.
Фасад терәк система булып тора һәм, бинаның каркасы кебек үк, барлык проектлау стадиясен узарга тиеш. Өстәвенә, инде проект эшләрен башлап җибәргәнче үк, заказчы фасад системасын сайларга тиеш, проектчылар шуның буенча исәпләмәләр эшләп, аны беркетү төеннәрен карап куячак. Алга таба системаның механик куркынычсызлыгын экспертиза расларга тиеш. Әлеге фикерне РФ Төзелеш министрлыгы да хуплый, бу хакта ул 2020 елның 23 гыйнварындагы 1741-ОД/08 номерлы хатында тиешле аңлатмаларны бирде.
Проект оешмалары вәкилләре үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да квалификацияле җавап алды.
Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый семинарларның нәтиҗәлелеге зур, хәзер алар проект документларының фасадка кагылышлы бүлеген җентекләп өйрәнәчәк һәм кулланачак.