1982 елның 5 февралендә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә туган.
Тәмамлаган уку йорты:
2012 ел – «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (төзелеш предприятиесендә икътисад һәм идарә, икътисадчы-менеджер)
Хезмәт эшчәнлеге:
06.08.2001 – 21.09.2009 – сызымчы, 1 категорияле техник, инженер, «ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Техник инвентаризация бюросы» ДУП, Әлмәт шәһәре
23.09.2009 – 25.10.2011 – «Әлмәт муниципаль районы Архитектура һәм шәһәр төзелеше мдарәсе» МБУ җир асты корылмалары бүлеге җитәкчесе, Әлмәт шәһәре
26.10.2011 – 14.11.2014 – ТР Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының бүлек башлыгы, ТР Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары
17.11.2014 – 31.08.2016 – «Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ Көньяк-Көнчыгыш территориаль бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәре
01.09.2016 – 11.05.2023 – директор урынбасары, «Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ
12.05.2023 – 26.10.2023 – «Татарстан Республикасы Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ директорының беренче урынбасары
27.10.2023 – хәзерге вакытта – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе
Бүләкләре:
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (2015)
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы (2018)
- «Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ мактау грамотасы (2020)
- Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы рәхмәте (2021)
- «Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ мактау грамотасы (2021)
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте (2022)