2016 елдан башлап Татарстанда мәктәпләр төзү буенча яңа федераль программа старт ала

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Мәктәпләр төзелеше” дигән яңа программага анонс ясады, ул 2016 елдан старт алачак. Министр билгеләп үткәнчә, программа федераль үзәк белән республика тарафыннан өстәмә финанслау шартларында тормышка ашырылачак. Барлыгы исә шушы максатларда бөтен илдә киләсе ел өчен РФдә 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстанның күпме өлеш кертәсе әлегә билгеле түгел. Ләкин, министр белдергәнчә, беренче транш инде гыйнварда ук бирелергә тиеш.

Моннан тыш, министр балалар бакчаларын төзү буенча программаның тәмамлануы хакында җиткерде. 3 ел эчендә, министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда 156 яңа балалар бакчасы төзелгән, мәктәпкәчә учреждениеләрдә  35 мең тирәсе урын булдырылган.

“Татар-информ” МА материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International