ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә аппарат киңәшмәсе узды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта территориаль органнарның җитәкчеләре һәм бүлекләрнең башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында чарада катнашучылар республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару турында фикер алышты. Аерым алганда, 2020 елда инспекциянең күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы "Безнең ишегалды" ("Наш двор") республика программасы буенча эшкә җәлеп ителәчәклеге турында билгеләп үтелде.

2019 ел нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән 421 объектка карата төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелгән.

Утырышта Василий Кудряшов 2019 елда гамәлдәге законнарга кертелгән үзгәрешләр турында искәртеп узды, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда инспекторларга гамәлдәге регламент таләпләрен үтәргә кушты.

"Әгәр элек инспекция проект документларына басым ясаса һәм аның сыйфатына техник регламентлар күзлегеннән караса, хәзер закон чыгаручы як инспекция фәкать проект документларына туры килү-килмәүне генә карарга тиеш дигән карар кабул иткән", – дип ассызыклады Василий Кудряшов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International