12 декабрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә кабул итү Казан ш., Зур Кызыл ур., 15/9 адресы буенча гамәлгә ашырылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе компетенциясенә, гамәлдәге законнар нигезендә, проект документациясе экспертизага тиешле капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, үзгәртеп корганда дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү керә.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон – (843)237-91-87.

(Кабул итү алдан язылмыйча гамәлгә ашырыла).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International