Инспекциядә дәүләт хезмәткәрләренең биләгән вазыйфага туры килүенә аттестация узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәр хезмәткәрнең һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килү белән кызыксына. Инспекциядә Инспекция хезмәткәрләрен дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфасына туры килүгә аттестацияләү узды.

Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә аттестация комиссиясендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин, “АБАДА” фәнни-интеграцион берләшмәсенең Фәнни-методологик тәэмин итү департаменты җитәкчесе, Ленар Сафиуллин, хокук идарәсе җитәкчесе Шамил Рәимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Наталья Габсалямова катнашты.

Үткәрелгән аттестация нәтиҗәләре буенча Инспекциянең 8 граждан хезмәткәре биләгән вазыйфага туры килүенә аттестацияләнде. Моннан тыш, Инспекциянең ике хезмәткәре вазифаи үсеш тәртибендә гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен билгеләнгән тәртиптә кадрлар резервына кертелергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International