Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Якушев төзелеш алып баручыларның эскроу-счетлар буенча эшкә күчүләре мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнаштылар

2019 елның 25 октябре, җомга

15.10.2019 Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә торак төзелеше проектларын гамәлгә ашыручы төзелеш алып баручыларның эскроу-счетлар буенча эшкә күчүләре мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, төзелеш оешмалары вәкилләре катнаштылар Киңәшмәгә видеоконференция режимында республиканың муниципаль районнары да кушылдылар. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2011 елдан башлап республикада ел саен 2 млн. квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Структур яктан торакны гамәлгә кертү күләмнәре социаль ипотека программасына 19% туры килә, күп фатирлы инвестицион торакка - 35% һәм индивидуаль торак төзелешенә - 45%. Торак белән тәэмин ителеш 2018 ел йомгаклары буенча уртача республикада яшәүче кешегә – 26,7 кв. м. 2019 ел буенча бу күрсәткеч 27,1 кв. метрга җитәчәк дип көтелә.

«Торак» төбәк проектының төгәлләштерелгән күрсәткечләре нигезендә Татарстан территориясендә 2019 елда 2 млн. 425 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылачак, 2024 елда 3 млн. 648 мең кв. м булыр дип исәпләнә.  

Уздырылучы мониторинг кысаларында барлык төзелеш алып баручылар һәм алар гамәлгә ашыра торган төзелеш проектлары ике төркемгә бүленә. Беренче төркемгә 78 төзелеш алып баручы керә, алар 2 млн. 322 мең кв. метрда 160 күп фатирлы йорт төзиләр, шулар буенча 13 мең 178 өлеш кертеп төзү шартнамәсе төзелгән. 10 объект буенча әзерлек дәрәҗәсен раслау кирәкми, чөнки барлык урыннар да реализацияләнгән һәм эксплуатациягә кертү стадиясендә. 150 объект буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарының тикшереп тору органнары кирәкле критерийларга туры килү турында бәяләмәләр бирелгән. Барлык объектлар да билгеләнгән тәртиптә төзелә, эшләр барышы Татарстан Республикасы Президенты дәрәҗәсендә тикшереп торыла. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, проект финанславына күчкән объектлар икенче төркемгә керә. 65 объекттан банкларга заявкалар гомуми мәйданы 777 мең кв. метр булган 47 йорт буенча бирелгән. Шулардан 26 объект буенча проект финанславы шартнамәләре төзелгән, 6 объект буенча заявкалар банклар тарафыннан хупланган, 15 объект буенча заявкалар карауда, 18 объект буенча төзелеш алып баручылар проект финанславы алуга заявкалар әзерлиләр. 

Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, Татарстан күп юнәлешләр буенча алда бара, шул исәптән торак төзелеш өлкәсендә дә. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада төзелеш алып баручылар һәм банклар вәкилләре белән, эскроу-счетлар кулланып, проект финанславына күчү мәсьәләләрен карау өчен даими очрашулар уздырыла. «Бу яңа эш схемасы, төзүчеләр өчен дә, финанс учреждениеләре өчен дә. Без очрашабыз, проблемалы моментлар буенча фикер алышабыз. Бу вакыт эчендә зур эш башкарылды, - диде Татарстан Президенты. – Ил җитәкчелеге  безнең алда җитди бурычлар куйды. Торак халкыбызның тормыш сыйфатының мөһим критерие булуны онытмаска кирәк».

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International