ТР Дәүләт төзелешен күзәтү хезмәткәрләре эскроу счетларыннан файдаланып, проект финанслауга күчү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы эш төркеменең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

  ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре эскроу счетларыннан файдаланып, проект финанслауга күчү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы эш төркеменең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан оештырылган киңәшмә ТР Мәдәният министрлыгы бинасының актлар залында узды.  Киңәшмәдә шулай ук банк вәкилләре, төзүчеләр һәм күп фатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) буенча вәкаләтле органнар катнашты. Өлешләп төзүне контрольдә тоту бүлеге начальнигы Фәнил Ризванов күп фатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзүдә катнашу турындагы законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International