Инспекциядә дәүләт хезмәткәрләрен биләгән вазифаларына туры килүләрен тикшерделәр

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәр хезмәткәренең югары стандартларга туры килүе белән кызыксына. 2019 елның 2 октябрендә Инспекция хезмәткәрләре биләгән дәүләт граждан хезмәте вазифаларына туры килүгә аттестацияләү узды.

Үткәрелгән аттестация нәтиҗәләре буенча Инспекциянең тугыз граждан хезмәткәре биләгән вазифаларына туры килүгә аттестацияләнде. Моннан тыш, Инспекциянең бер хезмәткәре билгеләнгән тәртиптә вазыйфаи үсеш тәртибендә граждан хезмәтенең вакантлы вазифасын биләү өчен кадрлар резервына кертергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International