Инспекциядә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

2019 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш  инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәдә Административ хокук бозулар һәм Инспекциянең түләүләрен администрацияләү турындагы эшләр каралды, хокук идарәсенең административ практика бүлегенең территориаль органнарга күчмә тикшерү нәтиҗәләрен, җирле үзидарә органнарының күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) вәкаләтләрен гамәлгә ашыруын контрольдә тоту нәтиҗәләре тикшерелде.

«2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте федераль органнары территориаль органнары, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мониторингы» мәгълүмати-аналитик материалы, Татарстан Республикасы Прокуратурасының «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек практикасын анализлау нәтиҗәләре турында» мәгълүматы һәм башка мәсьәләләр өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International