Василий Кудряшов Әлмәт шәһәрендә балалар бакчалары һәм социаль ипотека йорты төзелеше барышы белән танышты

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов социаль әһәмияткә ия объектларда төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Беренче булып Әлмәт шәһәренең Бигаш урамында урнашкан 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешендә булдылар. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 3373 кв.метрдан артык тәшкил итә.

Биредә эчке бизәкләү эшләре, инженер-техник тәэмин итү, канализация, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм җылыту челтәрләрен монтажлау, бинаның фасадын бизәү эшләре бара.

Әлеге объектны 2019 елның дүртенче кварталында тапшырырга планлаштыралар.

Аннары Василий Кудряшов Тынычлык урамында урнашкан 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше барышы белән танышты. Бинаның гомуми мәйданы - 3373 кв.метр. Бүгенге көндә төзүчеләр эшләрне тәмамлау этабына керешкән. 

Шулай ук ТР Дәүләт торак төзелеше инспекциясе башлыгы Изаил Зарипов урамында урнашкан 16 катлы 120 фатирлы торак йорт төзелешенең барышы белән танышты. Бина социаль ипотека программасы буенча төзелә. Биредә эчке бизәкләү эшләре, территорияне төзекләндерү, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм җылыту буенча эчке челтәрләрне монтажлау эшләре бара.

Василий Кудряшов объектларны караганда уңай күренешләрне билгеләп үтте һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча йөкләмәләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International