ТР Сарман районында социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре тәмамланган капиталь төзелеш объектын тикшерүне төгәлләделәр.

Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан 3 катлы торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды. Объектны «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы төзегән. Яңа төзелешнең гомуми мәйданы 1421,4 кв. метр тәшкил итә. 18 фатир әзер.

2019 елның 7 августында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе торак йортның төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын кулланыла торган исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килү-килмәве турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

Күпфатирлы торак йорт Татарстан Республикасы Сарман районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә Нефтьчеләр урамы буенча урнашкан. Ул социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International