ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләрнең игътибарын янгын куркынычсызлыгы таләпләренә юнәлдерә

1 июль 2019 ел., дүшәмбе

Инспекциянең җаваплы вазыйфаи затлары региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда янгынга каршы чараларга аерым игътибар бирәләр. Объектта янгын куркынычсызлыгының иң төп мизгеле булып төп металл конструкцияләрне махсус утка каршы состав белән эшкәртү тора.

Янгынга каршы чараларның әлеге төре тимер конструкцияләрнең температура йогынтысына каршы тору сәләтен арттыра һәм капиталь төзелеш объектында янгын чыккан очракта, килүчеләр һәм хезмәт күрсәтүче персоналларны куркынычсыз эвакуацияли алсын өчен кирәк.

Утка каршы сак чараларын тикшергән вакытта түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

1. металл конструкцияләрне уттан саклау буенча проект һәм эш документлары булу;

2. металлның калынлыгына бәйле рәвештә уттан саклау катламыныңы калынлыгы;

3. уттан саклау чарасының составы;

4. башкару документлары булу (эшләрнне башкару актлары, башкару схемалары, кулланылган материалларга сертификатлар һ.б.).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования