Әлмәт районында авыл укытучылары өчен ике яңа торак йорт ярашлылык бәяләмәсе белән расланды

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген, 14 июньдә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Совет һәм Т.Исламова урамнары буенча ике торак йортка төзелгән капиталь төзелеш объектларының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авылында ике катлы торак йортлар төзелгән. Һәр бинаның гомуми мәйданы 612,33 кв.метр тәшкил итә. Аларда дүртәр фатир урнашкан. Йортлар авыл мәктәбе укытучылары өчен төзелгән. Аларда ике һәм өч бүлмәле фатирлар, иркен кухня, ванна һәм мебель бар. Торак йорт коммерция нигезендә төзелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International