Татарстанда ТР Президенты йөкләмәсе буенча автомобиль юлларын һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау сыйфатын тикшерүләр башланды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшовка капиталь ремонт бара торган юлларның сыйфатын тикшерүне йөкләде.

Әлеге боерык нигезендә, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында шәһәр агломерациясенең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасының хокук бозу очраклары булу-булмау тикшереләчәк.

Шулай ук Татарстан торак пунктларының гамәлдәге юл-урам челтәрен, җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре, гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләренә керү юлларын ремонтлау эшләре һәм башка юл эшләре тикшереләчәк.

Шулай итеп, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вазыйфаи затлары тарафыннан 160 тан артык юл төзелеше объектында тикшерү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International