Ике ай эчендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 49 хокук бозу очрагын ачыклады

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүгенге көндә экологик икеайлык кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар куркынычсызлык өлкәсендә закон таләпләрен бозуның 49 очрагы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик һәм вазыйфаи затларга 44 беркетмә төзелгән.

Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан Казан, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдә, шулай ук Әлмәт муниципаль районында хокук бозу очраклары аеруча күп теркәлгән. Төзелеш мәйданнарында тикшерү барышында төзелеш чүп-чары чүплеге, артык грунтны саклау, автотранспорт тәгәрмәчләрен юу пунктлары булмау һәм башка кагыйдә бозулар ачыкланган. Төзүчеләргә 750 мең сум күләмендә штраф салынган, 10 кисәтү ясалган.

Инспекция торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында 1 апрельдән 31 майга кадәр ТР Министрлар Кабинеты Карарын үтәү буенча планлы тикшерүләр үткәрә.

«Акция бик зур әһәмияткә ия. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Татарстанның күпчелек төзелеш мәйданчыклары территориясе тәртипкә китерелде. Төзелеш чүплекләре бетерелде һәм полигонга чыгарылды», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү бүлеге консультанты Кирилл Козырев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International