Казанда мәйданы 137 000 квадрат метр тәшкил иткән яңа гаилә ял үзәге төзелә

2019 елның 24 мае, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казан шәһәрендә Павлюхин урамында урнашкан «Гаилә ялы үзәге» объектын тикшерде. Бинаның гомуми мәйданы - 137696,9 кв.метр. Хәзерге вакытта бу Татарстанда төзелә торган иң зур объект санала.

Биш катлы бинада күңел ачу мәйданчыклары, ял итү зоналары, кафе һәм кибетләр урнашачак. Проект буенча җир асты һәм беренче катлар паркинг өчен каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International