Яр Чаллыда «КАМАЗ»ның SFTP кабиналары каркаслары заводына ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген, 21 майда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «КАМАЗ» ГАҖда SFTP каркаслары кабиналары заводына төзелгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объект Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Объектның гомуми мәйданы 60 мең квадрат метрдан артык.

Завод Mercedes-Benz йөк машиналарына һәм «КАМАЗ»ның яңа модельләренә урнаштыру өчен «Daimler» фирмасының тиңдәш элементы нигезендә йөк машиналары өчен кабина каркаслары җитештерәчәк. SFTP (Strategic Future Truck Project) кабиналары каркасы заводын төзү 2016 елда башланган. Бу автогигант содгы вакытта төзи торган иң зур сәнәгать объектларының берсе.

Завод «КАМАЗ» ГАҖ акчасына төзелә, генераль подрядчы - «Евростиль» ҖЧҖ булган.  Объектны файдалануга тапшырганнан соң яңа эш урыннары булдырылачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International