ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арча-Сеҗе» - Иске Масра автомобиль юлын реконструкцияләүнең башлануы турында хәбәр килде. Инспекция белгечләре расланган тикшерүләр программасы буенча юл төзелеше объектына күзәтчелек итәчәк.
Проект буенча юлның асфальт-бетон катламы бар, участокның гомуми озынлыгы 1986,81 м тәшкил итәчәк.
Заказчы «Главтатдортранс» ДКУ, генераль подрядчы оешма - «Татавтодор» АҖ.
Эшләрне 2020 елда тәмамлау планлаштырыла.