Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ТРның Нурлат районының Урта Камышлы авылында 3 катлы торак йорт төзелешен башлау турында хәбәр килде.
Торак йортның гомуми мәйданы 2219,5 кв.метр тәшкил итә. Анда 27 фатир урнашачак. Төзүче - «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы. Объект социаль ипотека программасын тормышка ашыру кысаларында төзелә.
Инспекция Кама аръягы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектка расланган тикшерү программасы нигезендә күзәтчелек итәчәк.
Төзелеш план буенча 2020 елның беренче кварталында тәмамланырга тиеш.