ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Салават Күпере» микрорайонында 8-8 номерлы торак йорт төзелеше барышын тикшерде

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда «Салават Күпере» микрорайонында Нурихан Фәттах урамы буенча урнашкан торак йорт төзелешен тикшерүне төгәлләде. Тикшерү күрсәткәнчә, төзүче тарафыннан әлеге объект төзелешен тәмамлау турында хәбәр Инспекция адресына алдан бирелгән булган.

Хәзерге вакытта объектта бизәү эшләре бара һәм йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла.

19 катлы йортның мәйданы 24981,90 кв.метр тәшкил итәчәк. Йорт 425 фатирга исәпләнгән.

Төзүче - Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды, генераль подрядчы-«Ак таш» Төзелеш-монтаж компаниясе» ҖЧҖ. Төзелеш план буенча 2019 елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International