ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе командасы «Идел буйлап йөгерү» ярыммарафонында катнашачак

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

19 майда Татарстан башкаласында «Идел буйлап йөгерү» ярыммарафоны узачак. Чара «ЗАБЕГ.РФ». Бөтенроссия ярыммарафоны кысаларында оештырыла. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре 10 км дистанциягә йөгерүдә һәм 21.1 км ярыммарафонда катнашачак.

2018 елда «ЗАБЕГ.РФ». Бөтенроссия ярыммарафоны  кысаларында мКазан марафоны мактаулы 1 нче урынны алды. 2019 елда ярыммарафон Татарстан Республикасы башкаласында аерым үткәреләчәк һәм 3500 сәламәт яшәү рәвеше яратучыларны кабул итә алачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә Кремль яр буенда башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International