ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Яр Чаллының «Замелекесье» торак районында урнашкан 25-05 күп катлы торак йорт төзелешен башлау турында хәбәр килде. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектны расланган тикшерү программасы нигезендә күзәтеп барачак.
11 катлы йортның гомуми мәйданы 14412,2 кв. метр тәшкил итәчәк. Анда 220 фатир урнашачак.