2019 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
«Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнашкан комплекс төзелеш проектына керүче берничә бинадан һәм корылмадан тора. Шул исәптән комплекста җитештерү цехлары, складлар, лаборатория, административ биналар бар.
Заводта нефтьне транспортлаштырганда кирәкле продукция җитештереләчәк. Әлеге комплекс ярдәмендә Россиядә бу өлкәдә импортны алыштыру мәсьәләсе хәл ителә. Россиядә җитештерелгән продукция хәзерге вакытта нефть эшкәртү өлкәсендә кулланыла торган чит ил аналогын алыштыра алачак.