Муниципалитет хисапларында эскроу счетлары турында мәгълүматлар булачак

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 15 апрелендәге №285 боерыгы кысаларында, җирле үзидарә органнары тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм (башка) күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турындагы хисап формасына үзгәрешләр кертелде.

Әлеге форма Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 нче елның 19 апрелендәге 268 нче боерыгы белән расланган «Җирле үзидарә органнары тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында хисап формаларын, шулай ук күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеген раслау хакында.  

Аерым алганда, өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итеп, муниципаль берәмлек территориясендә төзелә торган объектлар турында мәгълүматлар керткәндә, торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасына бирелгән проект декларациясе номерын, өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итү формасын (исәп-хисап счеты/ эскроу счеты) кертергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования