26 апрельдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кулланыла торган җиһазлар күргәзмәсе узачак

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә Казан шәһәрендә Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак «Төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтүенең актуаль мәсьәләләре, шәһәр төзелеше законнарындагы һәм өлешләп төзүдә үзгәрешләр» темасына киңәшмә кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда куллана торган җиһазлар күргәзмәсе узачак.

Инспекторлар төзелеш сыйфатын билгеләү өчен кулланыла торган җимерелми торган заманча контроль приборларын күрергә мөмкин булачак.  Аерым алганда, Оникс – ОС бетон ныклыгын үлчәүче, Оникс-2.5 бетонының ныклыгын үлчәп торучы, визуаль-үлчәү контроле өчен комплект (ВИК), тахеометр Leесa Flex Line TSO9 Ultra, DBE динамометрик ачкычы 2800N-S, Fluke TiS75 тепловизоры, ГНС-Trimble R8-4 спутник навигация системасының кабул итүче, «Константин К-5 параметрларын үлчәү приборы (күп функцияле), DISTO  А5 лазер кул дальномерын күреп булачак.

Шулай ук инспекторлар әлеге приборларны практикада куллану турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International