Родина урамында урнашкан торак йортка ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

25 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инпекциясе Казанның Родина урамында урнашкан торак комплексы составындагы 4нче йортка (төзелешнең беренче этабы, дүртенче комплекс) төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын санау өчен исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Объектның гомум мәйданы  -12860 квадрат метр. 9 катлы йортта 196 фатир урнашкан. Төзүче - «Грань Девелопмент» ҖЧҖ. Генераль подрядчы -  «Грань ЖилСтрой».

Территориядә кече архитектур формалар, балалар мәйданчыклары, җәяүлеләр өчен юллар бар. Йортта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International