ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Иҗтимагый советы утырышы 29 мартта узачак

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 29 мартында 10.30да Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең киңәшмәләр залында Инспекция карамагындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узачак.

Утырышта өлешләп төзү өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр каралачак. Шулай ук административ хокук бозулар турындагы эшләрнең сыйфаты һәм материалларның тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре, шулай ук суд һәм Инспекциянең карарлары буенча административ штрафларны түләтү буенча эш нәтиҗәләре каралачак. Шулай ук Иҗтимагый советның 2019 елга эш планы турында фикер алышулар да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International