ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов аппарат киңәшмәсе уздырды, анда дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкару, тикшерүләр үткәрү буенча докладлар тыңланды. Аерым алганда, экспертизалар, тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүгә күзәтчелек итү буенча территториаль орган җитәкчесе Роман Бәширов 2019 ел башыннан Татарстанда үткәрелгән биналарны техник тикшергән вакытта ачыкланган кагыйдә бозулар турында сөйләде.

Василий Кудряшов инспекторларга социаль әһәмияткә ия объектлар – балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина учреждениеләре, күпфатирлы йортларда төзелеш күзәтчелеге сыйфатын арттырырга кушты. Шулай ук сәүдә үзәкләре һәм кешеләр күп җыела торган урыннарда да. Башлык «Салават Күпере» торак комплексында төзелә торган объектларда да контрольне көчәйтергә йөкләде.

«Без торак йортларга ярашлылык турында бәяләмә бирәбез, сез дәүләт төзелеш инспекторлары җилкәсенә салынган гаять зур җаваплылыкны тоярга тиеш. Тикшерүләр җентекле рәвештә үткәрелергә тиеш. Чөнки әлеге йортларда кешеләр, балалар яшәячәк. Сыйфат һәм куркынычсызлык югары дәрәҗәдә булырга тиеш», - дип ассызыклады Василий Кудряшов.

Шулай ук киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү учрежениеләрендә санитар нормалар таләпләре үтәлү, төзүчеләр һәм техник заказчылар белән кагыйдә бозуларны кисәтү чаралары үткәрү мәсьәләләре дә каралды. Моңа бәйле рәвештә, Василий Кудряшов 2019 елның апрель аенда Казан эшмәкәрләре белән очрашу үткәрергә кушты. Әлеге чарада күзәтү органы шәһәр төзелеш законнарындагы үзгәрешләрне аңлатачак.

 


 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International