ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш объектлары территориясеннән кар чистартырга кирәклеген искәртә

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш эшләре барган урыннарны тиешенчә карап тоту кирәклеге турында искәртә. Аерым алганда, төзелештә катнашучылар төзелеш мәйданчыны территориясеннән җыелган карны чыгаруны һәм төзелеш калдыклары булмаган карны эретү станцияләргә яки махсус урыннарга илтүне тәэмин итәргә тиеш.

Бу шартлар үтәлмәгән очракта җаваплы затлар Административ хокук бозулар кодексының 9.4 маддәсенең 1нче өлеше буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Моның өчен юридик затларга 100дән 300 мең, вазифаи затларга 20дән 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Бу чараларның максаты  - эшчеләр имгәнүгә юл куймау һәм объект территориясендә автотранспорт хәрәкәтен тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International