Татарстан Республикасында 2018 ел башыннан 355 объектка ярашлылык турында бәяләмә бирелгән

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республикада төзелә торган объектларда 4157 тапкыр юридик һәм хосусый эшмәкәрләрне тикшергән.

Төзелеш фирмаларына кагыйдә бозуларны бетерү турында 1184 кисәтү ясалган. Инспекторлар административ закон бозулар турында 1158 беркетмә төзегән.

Бу датага 26,6 млн. сумлык штраф салынган.

Бөтен республика буенча  төзелә һәм реконструкцияләнә торган 1135 объектта күзәтү башкарыла. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 355 объектка ярашлылык турында бәяләмә биргән.

115 торак төзелеш объекты, 35 торак йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән. 105 гражданнар объекты: медицина учреждениеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, административ биналар, сәүдә һәм башка объектлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International