Василий Кудряшовның РФ Конституциясе көне белән котлавы

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

12 декабрь – Россия тарихында әһәмиятле дата. 25 ел элек бу көнне кешеләрнең тигез хокукларын һәм иреген гарантияли торган төп закон кабул ителгән.

Бу истәлекле көндә кешеләрнең үз хокукларын истә тотуын, шулай ук бурычларын да онытмавын – законнарны хөрмәт итүләрен һәм аларда салынган нормалар буенча эш итүләрен телим.

РФ Конституциясе һәр кеше өчен терәк булсын һәм үсеш өчен мөмкинлек бирсен. Бергәләшеп бөек һәм азат Россия белән горурланырбыз, республика һәм илебез чәчәк атсын өчен изге эшләр кылырбыз.

Алдагы көннәргә ышаныч, һәркемгә ихтирамлы мөнәсәбәт, сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International