ТР Лаеш районында 60 фатирлы социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 елның 30 ноябрендә республиканың Лаеш районындагы Габишево бистәсендә тышкы инженерлык челтәрләре белән 60 фатирлы торак йортка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

6 катлы торак йортның мәйданы 2421,2 кв.метр тәшкил итә, бина 60 фатирга исәпләнгән, алардан 40 - бер бүлмәле һәм 20 - ике бүлмәле. Җәйге бүлмәләре булган фатирларның гомуми мәйданы - 2331 кв. метр.

Төзекләндерү проектында азмобильлекле төркемнәр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.

Объектны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциясез оешмасы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International