Очрашу кысаларында территориаль орган инспекторларына 340-ФЗ номерлы, 342-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законнарының гамәлгә кергән яңа таләпләренә ярашлы рәвештә, шул исәптән төзелешкә рөхсәт алу кирәкле объектлар буенча (РФ ШрК 51 ст.), экспертизага тиешле объектлар буенча (РФ ШрК 49 ст.), "техник регламентлар" төшенчәсен төшереп калдыруга бәйле үзгәрешләр аңлатылды.
Шулай ук күрсәтмәләр биргәндә һәм аларны үтәткәндә "Тикшерүләрнең нәтиҗәләрен рәсмиләштерү турында" Пр-100 номерлы боерык белән эшләгәндә барлыкка килә торган сораулар турында сүз барды.
Проект документациясенә үзгәрешләр кертү һәм проектка яңадан экспертиза уздыру тәртибенә, төзүче оешма белән техник заказчы арасында вазыйфаларны бүлү мәсьәләләренә аерым тукталдылар.
Шулай ук уртак тикшерүләр турында прокуратура таләпләре килгәндә эш тәртибе, вәкаләтләрне күрсәтеп, ышанычнамә раслауга карата таләпләр турында фикер алышынды.