2018 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы территориясендә 231 күчемсез мөлкәт объекты буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде

9 ноябрь 2018 ел., җомга

2018 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы территориясендә 231 күчемсез мөлкәт объектының төзелеше тәмамланды. Аларның гомуми мәйданы 1,4 млн кв метр тәшкил итә. Төзелгән барлык объектлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан күзәтчелек чаралары тулы исемлегендә уздырылды.

Төзүче оешмалар тарафыннан җитешсезлек очраклары бетерелгәннән соң, төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәләре бирелде.

Быел ярашлылык турында бәяләмә алган объектлар исәбендә: 76 торак йорт, аларның 21се социаль ипотека программасы буенча төзелгән, 78 объект – граждани билгеләнешле, алардан 5се – медицина учреждениесе, 16 мәктәп һәм балалар бакчасы, шулай ук төрле функциональ билгеләнештәге объектлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования