Өлешле төзелештә катнашучылар акчасын тотуны тикшерүдә тотуны көчәйтү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

7 ноябрь 2018 ел., чәршәмбе

РФ Хөкүмәте өлешле төзелештә катнашучылар акчасын тотуны тикшерүдә тотуны көчәйтү турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертте, диелә Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган күрсәтмәдә.

Закон проектының максаты – өлешле төзелештә катнашучылар акчасын тотуны тикшерүдә тотуны көчәйтү, өлешле төзелештә катнашучыларның, шул исәптән торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларының хокукларын яклау гарантияләрен арттыру.

Закон проектында, асылда, шартнамәләр нигезендә тормышка ашырыла торган һәр төзелеш проекты буенча үтәлергә тиешле түләүләрнең күләмен төзүче оешма шартнамә буенча түләнергә тиешле акчаның исәпләнгән суммар күләменнән чыгып, һәр төзелеш проектының планлаштырылган бәясенә пропорциональ рәвештә мөстәкыйль билгели, дип тәкъдим ителә, – документта шул хакта сүз бара.

Закон проекты шулай ук, төзүче оешманың гамәлләрен фактик билгели ала торган бенефициар хуҗаларны да кертеп, өлешчеләрнең сарыфлары буенча солидар җаваплы затлар турындагы нормага да төзәтмәләр кертә.

"Мондый затларның солидар җаваплылыгын кертү криминализация тармагындагы куркынычларны арттырды, номиналь (фиктив) җитәкчеләр, акционерлар, бенефициарлар барлыкка килде. Төзелеш компанияләреннән югары профессиональ идарәи һәм инженер-техник кадрларның китү куркынычын арттырды. Болардан тыш, тикшерүдә тотучы затларның солидар җаваплылыгы юридик затлар турындагы законнарның база нормаларына, ә атап әйткәндә Юридик затларның җаваплылыгы турында гражданлык кодексы нигезләмәләренә каршы килә", – диелә күрсәтмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования