Инспекциядә дәүләт хезмәткәрләренең биләгән вазыйфаларына туры килүе буенча аттестация узды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәр хезмәткәренең һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килүендә мәнфәгатьле. Бүген Инспекциядә Инспекция хезмәткәрләренең биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүе буенча аттестация узды.

Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендәге аттестацияләү комиссиясендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының баш киңәшчесе Мәдинә Зарипова, "АБАДА" Фәнни-интеграция берләшмәсенең Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Ленар Сафиуллин, хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов, дәүләт хезмәте мәсьәләләре һәм кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Наталья Гапсәләмова катнашты.

 Граждан хезмәткәрләренә уздырылган аттестацияләү нәтиҗәләре буенча Инспекциянең унике граждан хезмәткәре биләгән вазыйфасына туры килү-килмәү буенча аттестатланды. Моннан тыш, Инспекциянең ике хезмәткәре вазыйфада үсү тәртибендә вакантлы граждан хезмәте вазыйфасын биләү буенча билгеләнгән тәртиптә кадрлар резервына кертү өчен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International