Өлешле төзелеш турындагы законнарга төзәтмәләр октябрь азагына кадәр Дәүләт Думасына кертеләчәк

2018 елның 19 октябре, җомга

Өлешле төзелеш турындагы төзәтмәләр пакеты 2018 елның октябрь ае азагына кадәр Дәүләт Думасына кертеләчәк. Төзәтмәләр төзүче оешмаларга банк ярдәмен күрсәтүдәге аңлатмаларга, сатып алынган машина урыннарына һәм күпфатирлы йорттагы чолан бүлмәләренә кагылышлы үзгәрешләргә, карарлар кабул итү тизлеген җайга салуга кагылачак. Бу хакта Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин 19 октябрьдә РБКның "Проект финанславы: яңа шартларда ничек эшләргә?" конференциясе барышында хәбәр итте.

Россия Төзелеш министрлыгы тәкъдим итә торган үзгәрешләр өлешле төзелешнең яңа кагыйдәләрен үтәү өлешендә банклар һәм төзүче оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек итүдәге бәхәсле хәлләрне җайга салу өчен юнәлдерелгән. Министр урынбасары сүзләренә караганда, төзәтмәләр октябрь азагына кадәр Дәүләт Думасына кертеләчәк, аларга элегрәк Россия Төзелеш министрлыгы һәм РФ ҮБ тарафыннан ведомство актлары форматында чыгарылган аңлатмалар да кертеләчәк.

"Кызганыч, әмма барлык банклар да аңлатмаларга норматив хокукый актларга караган кебек карамый. Алар төзелеш оешмаларына банк ярдәмен җиңелрәк алу өчен кирәк. Боларның барысы да техник әйберләр, ләкин алар төзелеш процессына нык йогынты ясый", – дип билгеләде Никита Стасишин.

Асылда, закон проектында эскроу счетын ачу сроклары, банкның төзүче оешмага, әгәр ул әлеге банкта ачылган эскроу счетына өлешчеләрдән акча җыя башлаган булса, проектка финанс бирү вазыйфасы,әгәр төзүче оешма фатирларны өлешле төзелештә катнашучыларга максималь тиз арада сатып өлгерсә, проект кредитлары буенча ставкаларны киметү механизмы турында язылачак.

Моннан тыш, ведомстволарга, төзүче оешма бөлгенлеккә төшкән очракта, төзелә торган йортларда машина урыннарын һәм чолан урыннарын сатып алучыларны яклый торган төзәтмә кертү дә тәкъдим ителә. "Фатирлар сатып алганда кешеләр фатир гына түгел, ә машина урыннарын да, чолан бүлмәләрен дә ала. Мөгаен, әлеге урыннар фатирлар кебек үк кредиторларга китмәсә дөрес булыр", – диде министр урынбасары.

РФ Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International