Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм Буа районында яңа мәктәпләр ачылды

2018 елның 12 октябре, җомга

2018 елда Татарстанда 5 372 укучы өчен яңа мәктәп төзелде һәм кулланылышка кертелде. Яр Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында 1 224 урынлы мәктәп төзелде, Түбән Каманың 47 нче микрорайонында 800 урынлы, Буа районының Әлши авылында 100 урынлы белем йортлары барлыкка килде. Казанда Минск урамында 1224 урынлы, “Салават Күпере” торак комплексында 1 224 урынлы, “Светлая долина” торак комплексында 800 урынлы яңа мәктәпләр булдырылды. Ел азагына таба Әлки районында 80 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәпне ачу планлаштырыла.

Киләсе елда республикада тагын ике яңа мәктәпне кулланылышка кертү планлаштырыла. Казанда 1224 урынлы белем йорты Р.Гәрәев урамында һәм 1501 урынлы белем йорты “Весна” торак комплексында төзеләчәк. Мәктәпләрне төзү бәясе 6,5 млрд сумга төшәчәк.

2017 елда Татарстанда 5047 урынга алты мәктәп төзелде һәм кулланылышка кертелде. Төзелеш бәясе 3,6 млрд сум тәшкил итте.

Яңа мәктәпләр Казанның 2 нче Азинская урамында һәм “Седьмое небо” торак комплексында ачылды. Ике мәктәп тә 1224шәр укучыны сыйдыра. Шулай ук Яр Чаллыда 1224 урынга, Арча районында 500 урынга, Биектау районында 500 урынга һәм Ютазы районында 375 урынга исәпләнгән яңа мәктәпләр барлыкка килде.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International