Казанда ХХ Халыкара көзге төзелеш форумы һәм "Чиста су. Казан" исемле IX махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс ачылды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Казанда ХХ Халыкара көзге төзелеш форумы һәм "Чиста су. Казан" исемле IX махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс ачылды

Казанда ХХ Халыкара көзге төзелеш форумы һәм "Чиста су. Казан" исемле IX махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс ачылды.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының төзелеш һәм ТКХ өлкәләре өчен җаваплы урынбасарлары Илшат Гыймаев һәм Илдус Насыйров күргәзмә ачылышында катнашты, хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды һәм экспозицияне карады.

Әлеге төзелеш форумы көзен, төзелеш сезонының яңа этабына, зур күләмдә эчке бизәкләү эшләрен һәм инженерлык коммуникацияләрен монтажлауны башлауга актив әзерлек барган чорда эшли торган, төзелеш тармагы һәм ТКХ белгечләренең кулланучылар белән аралашуы өчен бердәнбер һөнәри мәйданчык булып санала диярлек.

Форум Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге һәм Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр берлеге теләктәшлегендә уздырыла.

 ХХ Халыкара көзге төзелеш форумында һәм "Чиста су. Казан" IX махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашучыларны һәм килгән кунакларны сәламләп, министр урынбасары Илшат Гыймаев чараның әһәмиятен ассызыклады:

"Халыкара төзелеш форумы һәм "Чиста су" конгрессы төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык, катнаш тармак вәкилләре һәм кулланучылар өчен хаклы рәвештә мөһим, истәлекле вакыйгалар булып тора. Ел саен форумда җитди эксперт дәрәҗәсендә актуаль һөнәри проблемалар карала, киләчәккә, барыннан да элек, тиешле тармакларга яңа технологияләрне һәм инновацияле тәҗрибәләрне актив гамәлгә кертү белән бәйле планнар төзелә. Мондый алым вакыт таләпләренә тулысынча җавап бирә".

Ул шулай ук форум нәтиҗәле рәвештә уңай тәҗрибә алмашуга этәрер һәм иҗат атмосферасында узар дигән ышанычын белдерде.

Министр урынбасары Илдус Насыйров бүген бөтен дөнья җәмәгатьчелеге экологик куркынычсыз һәм тотрыклы үсеш юлына басарга омтыла, дип өстәде:

"Без үз алдыбызга куярга тиешле төп бурычлар - эчәргә яраклы суның сыйфаты, су ресурсларын рациональ куллану, саклау, судан файдалану белән нәтиҗәле идарә итү, шулай ук су үткәргеч-канализация хуҗалыгы өлкәсендә яңа ышанычлы технологияләрне сафка бастыру, чөнки су - ул тормыш эшчәнлеге өчен төп чыганак, планетабызның иң кыйммәтле хәзинәләреннән берсе".

Халыкара форум эшендә катнашуларын министр урынбасарлары катнашучыларның күргәзмә стендларын караудан һәм Е.Г.Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәптән сәламәтлекләре чикләнгән балаларны "Средволгаводхоз" ФДУ Мактау грамоталары белән бүләкәүдән башлады.

"Средволгаводхоз" ФДУ инде 18 ел интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр белән эшли һәм алар белән төрле экологик чаралар уздыра: Куйбышев сусаклагычы ярларын чистарту, экологик тәрбия дәресләре, викториналар һәм рәсем бәйгеләре. Агымдагы ел да искәрмә түгел, мөгаллимнәре җитәкчелегедә укучылар, экология темасына рәсемнәрен тәкъдим итеп, "Чиста су" конгрессында актив катнашты. Иҗади якын килү, иҗтимагый экологик эш һәм актив тормыш позицияләре өчен 7 "Б" һәм 11 "А" сыйныф укучылары, педагоглар Валентина Симагина, Әминә Ахунова, Наилә Әхмәтшина бүләкләнде.

Форум барышында Илшат Гыймаев шулай ук төзелештә көнүзәк мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты.  Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Министрлыкның муниципаль берәмлекләр, контроль-күзәтчелек органнары, үзкөйләнүле оешмалар, профсоюзлар һәм заказчылар белән хезмәттәшлеге соңгы 5 елда төзелеш тармагында бәхетсезлек очраклары санын 75тән 29гача, шул исәптән үлем очракларын 33тән 7гә кадәр киметергә мөмкинлек биргән.

"Республикада эшләрнең куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча планлы контроль алып барыла, ул билгеле бер уңышка китерә. 2017 елда һәр төзелеш оешмасы тикшерелде. Кагыйдә бозу ачыкланган оешмалар кабат тикшерү узды. Барлыгы 6,5 мең тикшерү үткәрелде", - дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев.

Бу көнне төрле мәйданчыкларда бер үк вакытта берничә чара үткәрелде. Әйтик, министр урынбасары Илдус Насыйров "Чиста Идел - Татарстан Республикасының өстенлекле проекты" темасына пленар утырышта катнашты. Анда белгечләр суларны чистарту буенча тәҗрибәләрен уртаклашты. 

Чыганак: http://minstroy.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1285629.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International