Владимир Якушев Стандартлаштыру буенча "Төзелеш" техник комитетын җитәкләде

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев 5 сентябрьдә Стандартлаштыру буенча "Төзелеш" техник комитеты (ТК 465) җитәкчесе итеп билгеләнде. Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлыкның "Стандартлаштыру буенча "Төзелеш" техник комитеты (Росстандарт) турында" боерыгына тиешле үзгәрешләр кертелде.

Стандартлаштыру буенча ТК 465 "Төзелеш" техник комитеты 2004 елның октябрендә булдырылды һәм төзелеш өлкәсендә илкүләм, региональ һәм халыкара стандартлаштыру буенча эшләрне оештыру һәм уздыру максатларында мәнфәгатьле предприятиеләрнең һәм оешмаларның, башкарма хакимият органнары вәкилләренең ирекле нигездә төзелгән берләшмәсе булып тора. Хәзерге вакытта "Төзелеш" ТК составына 191 оешма керә.

ТК 465 эшчәнлегенең максаты "Техник җайга салу турында" 184-ФЗ номерлы Федераль законны, аңа чиктәш булып торучы закон актларын, кабул ителгән техник регламентларны гамәлгә ашырудан, шулай ук илкүләм һәм халыкара дәрәҗәсендә стандартлаштыру эшләренең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итүдән гыйбарәт.

Комитет бурычлары арасында: төзелеш комплексында илкүләм һәм дәүләтара стандартлар эшләүне оештыру һәм аларны Росстандартта раслау өчен әзерләү, илкүләм, дәүләтара һәм халыкара стандартларның, төзелеш нормаларының һәм кагыйдәләренең, оешмаларның кагыйдәләр җыелмаларының, стандартларының, чит ил стандартларының һәм кагыйдәләр җыелмаларының һәм стандартлаштыру өлкәсендәге бүтән документланың проектларына экспертиза оештыру, катнаш эшчәнлек өлкәләрендә илкүләм һәм чит ил техник комитетлары белән үзара хезмәттәшлек итү.

Комитет Стандартлаштыру буенча ИСО халыкара оешмасының техник комитетлары, Стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлау буенча Евразия советы һәм Төзелеш эшчәнлегендә хезмәттәшлек буенча дәүләтара совет каршында төзелгән Төзелештә стандартлаштыру, техник нормага салу һәм сертификатлау буенча дәүләтара фәнни-техник комиссия (МНТКС), башка, ТК эшчәнлеге профиле буенча стандартлаштыру буенча халыкара һәм региональ, чит ил оешмаларының техник комитетлары эшендә актив катнаша.

Моннан тыш, ТК 465 стандартлаштыру буенча халыкара һәм региональ оешмаларның проектлары буенча тавыш бирү өчен Россия Федерациясе позициясенә кагылышлы дәүләтара һәм халыкара стандартларны һәм тәкъдимнәрне эшләүдә дә катнаша.

Россиянең Төзелеш министрлыгының ведомство буйсынуындагы базада Төзелештә стандартлаштыру, нормага салу һәм ярашлылыкны техник бәяләү федераль үзәге ("СФҮ" ФАУ) комитеты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International