Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Бүген Инспекциядә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе вәкиле катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды.
    Утырышта Инспекциянең кадрлар резервындагы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына билгеләнгәндә гражданнар тарафыннан тапшырылган керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләргә анализ нәтиҗәләре каралды.
    Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин җитәкчелегендәге Комиссия утырышында Испекциянең, хокук идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы Н.А.Гапсәләмова, "АБАДА" фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Л.К.Сафиуллин, бәйсез эксперт, КДАТУ "Корылмаларның нигезләре һәм фундаментлары, динамикалары һәм инженер геологиясе" кафедрасы җитәкчесе И.Т.Мирсәяпов, коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау секторының әйдәп баручы киңәшчесе А.З.Игнатьева (Комиссия сәркатибе) катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International