Илшат Гыймаев халыкка уңайлы яшәеш булдыру өчен дәүләт программалары ярдәм итә дип саный

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Республика халкына уңайлы яшәеш шартлары тудыру өчен дәүләт программалары ярдәм итә. Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү буенча 7 республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Татарстанда авыл клублары, мәктәп һәм балалар бакчасы, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү, ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналары, участок ветеринария пунктлары һәм спорт мәйданчыклары төзү программалары уңышлы гына эшләп килә. Нәтиҗәләр сөендерерлек. Республика халкына югары сыйфатлы, уңайлы яшәеш булдырыр өчен мөмкинлекләр күп. Төзелеш эшләре график буенча башкарыла, шуңа күрә тоткарлыклар булмаячак. Декабрь ахырында 2018 елга каралган социаль – мәдәни объектлар төзелеше программасын төгәллибез. Социаль ипотека программасы буенча зур эш алып барабыз. 107 мең фатир файдалануга тапшырылды, 350 мең кеше тораклы булган. 2005-2017 елларга күзәтү ясап карасак, Татарстанда 6,8 млн квадрат метр социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Шулай ук “Авыл клублары” программасына тукталып узасым килә. Билгеле булганча, әлеге программа 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Аның кысаларында төзелгән мәдәни объектларның саны узган ел Татарстанда шактый булды. Узган ел 31 мәдәни үзәк төзелгән, быел 28 күпфункцияле үзәк сафка басачак. Төзелеш эшләрен башкару өчен гомуми суммасы – якынча 281, 89 млн. Бүгенге көндә Зәй, Мамадыш, Кайбыч, Чүпрәле мәдәният йортлары әзер. Тагын 24 объектта эшләр дәвам итә”, - диде ул үзенең чыгышында.

Илшат Гыймаев әйтүенчә, “Татарстан Республикасында 2012-2016 елларда беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү”нең максатчан программасын да тормышка ашыруны дәвам итәләр. Биш ел эчендә 412 модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән, 1513 ФАПта ремонт капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге капиталь ремонтка килгәндә, 5 объекттан 2 объектта эшләр төгәлләнгән: (Казанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, Алексеевск үзәк район хастаханәсе). Татарстанда Түбән Кама, Әлмәт, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш амбулатор-поликлиника учреждение биналарына капиталь ремонт каралган. Хәзерге вакытта 11 объектта эшләр бара.

46 ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт ясау көтелә, дип белдерде Илшат Гыймаев. Узган елны 41 бинага ремонт ясалган.

Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзү кысаларында муниципаль районнарның 46 мәйданчыгында эшләр тулысынча тәмамланган. 51 объектта эшләр дәвам итә. 13 модульле чаңгы базалары төзелә, 3 төзү эшләре ахырына якынлашкан (Буа, Ленинагроск, Чирмешән).

Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт уздыру программасы 2012 елдан бирле эшли. Быел республикада 6,5 млрд сумга 12 гомуми белем бирү учреждениесе һәм 900,6 млн сумга 8 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төзеләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International