Өлешле төзелеш турында законга Хөкүмәт төзәтмәләре Дәүләт Думасы тарафыннан тулысынча кабул ителде

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

21 июньдә өлешле төзелеш өлкәсендә закон нормаларын камилләштерү һәм системалаштыруга юнәлдерелгән закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан III укылышта кабул ителде. Бер көнгә элегрәк, закон проекты II укылышта хупланды.

Өлешле төзелеш турында законга һәм өлешле төзелешкә бәйле булган кайбер башка законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тотучы закон проектында, төзүчегә төп җәмгыяттән банкныкы булмаган максатчан займнарны әлеге займ буенча процент ставкасы күләменә чикләмәләр билгеләп (мисал өчен, 2% ка арттырган төп ставка) җәлеп итү мөмкинлеге бирелә.

«Бер төзүче – бер проект» принцибы тәгаенләнштерелә: төзүчеләргә территорияне планлаштыруның бер проекты, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы, төзелгән территорияне үстерү шартнамәсе яки территорияләрне комплекслы үзләштерү шартнамәләре кысаларында күпфатирлы йортлар төзү өчен төзелешкә берничә рөхсәт  нигезендә акча җәлеп итү мөмкинлеге бирелә. Төзүчеләргә 2018 елның 1 гыйнварына кадәр территорияләрне комплекслы үзләштерү буенча төзелгән шартнамәләр буенча төзелешне 2018 елның 1 июлендәге өлешле төзелеш турында законда билгеләнгән аерым таләпләрне исәпкә алмыйча тәмамлау мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта һәр рөхсәт   буенча төзүче аерым счет ачарга тиеш.

Закон проектын әзерләгәндә  өлешле төзелештә банклар катнашу механизмнарын гамәлгә ашыруга махсус игътибар бирелгән. Россия Банкы белән берлектә Төзелеш министрлыгы тарафыннан банкларга тулысынча катнашу билгеләү нормалары эшләнгән. Бу төзеп бетерелмәгән йортлар проблемасына беренче нәүбәттә сәбәпче булган төп чыганактан  – «казанга туплау» ысулы белән финанслаудан китәргә булышачак, нәтиҗәсе буларак, гражданнар акчасын максатсыз кулану чикләнәчәк. Төзүчеләр эшчәнлегендә банкларның катнашу тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Банкларга хокук бозуларны чикләү мөмкинлеген бирә торган нормалар эшләнгән һәм, акчадан максатсыз файдалану омтылышлары ачыкланган очракта, төзүчеләргә кагылышлы түләүләрне туктату мөмкиндеге бирелә. Төзүче өлешчеләр алдында үз йөкләмәләрен бозган очракта, өлешле төзелештә катнашу буенча яңа шартнамәләрне һәм проектларны теркәүне туктату механизмы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International