Татарстан Республикасында 94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан 89ында капремонт эшләре дәвам итә

2018 елның 16 июне, шимбә

Татарстан Республикасында мәгариф объектларына капиталь ремонт дәвам итә, болар: гомуми белем оешмалары, балалар өчен мәгариф оешмалары һәм башкалар. 2018 елгы исемлеккә 28 гомуми белем оешмасы кертелгән, шулардан 16 муниципаль мәктәп; 12 коррекцион мәктәп һәм 94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министры башлыгы хәбәр иткәнчә, 14 июньгә эшләр 16 муниципаль мәктәпнең 13сендә эшләр алып барыла. 3 объектта эшләр тәмамланган. Барлык коррекцион мәктәпләрдә капремонт эшләре бара.

94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан 89ында капремонт эшләре дәвам итә. 5 объектта эшләр тәмамланган.

Аннары Ирек Фәйзуллин балаларны савыктыру лагерьларында капиталь ремонт барышы турында сөйләде. 2018 елда 14 балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт (112,0 млн. сумга), 6 балаларны савыктыру лагеренда (40,5 млн. сумга) һәм бер балаларны савыктыру лагерен реконструкцияләү (40,0 млн. сумга) планлаштырылган. 14 июньгә 13 объектта эшләр төгәлләнгән.

Республикада 2018 елда 11 булдырылучы ресурс үзәгенә (колледжга) капиталь ремонт эшләре каралган. Барлык объектларда да эшләр алып барыла. 11 һөнәри белем оешмасының барысында да эшләр бара. Программаны финанслау күләме 681,38 млн. сум.

Республикада 42 мәдәният учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак. 14 июньгә 35 объектта эшләр алып барыла. 7 объектта эшләр тәмамланган.

28 яшүсмерләр клубына капиталь ремонт һәм матди базасын ныгыту каралган. 14 июньгә 26 объектта эшләр алып барыла. 2 объектта эшләр тәмамланган.

2018 елда муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының (Советларының) 38 бинасына – капиталь ремонт һәм 10 объектны төзү карала. 14 июньгә 21 объектта эшләр бара. 17 объектта эшләр тәмамланган.

Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонт алып барыла.

Татарстан Республикасының 19 муниципаль архивының 10 объектында эшләр бара. 14 июньгә 9 объектта эшләр төгәлләнгән.

2018 елда 120 амбулатор-поликлиника учреждениесенә барлыгы 3 195,72 млн. сумга капиталь ремонт планлаштырылган. 14 июнгә 120 объектның 101ендә эшләр бара. Бер объектта эшләр тәмамланган.  

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2018 елда уңайлы мохит формалаштыру эшләре турында да сөйләде. 45 муниципаль берәмлектә 58 объектта эшләр бара.

2018 елда «Уңайлы мохит» программасына 25 объект кертелгән, шул исәптән өч спорт объекты, 3 – социаль яклау, 5 – сәламәтлек саклау, 2 – мәдәният, 12 – мәгариф оешмасы (мәктәпләр, балалар өчен мәгариф оешмалары һәм башкалар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International